Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен салатта кыяр белән помидорны бергә кушарга ярамый?

Ни өчен салатта кыяр белән помидорны бергә кушарга ярамый?

news_top_970_100
Ни өчен салатта кыяр белән помидорны бергә кушарга ярамый?
Белгечләр кыяр белән помидорны аерым кулланырга киңәш итә. Бу турыда "Челнинские известия" сайты яза.

Диетологлар фикеренчә, кыяр һәм помидор кеше организмына икесе ике төрле йогынты ясый. Помидор әче тирәлек барлыкка китерә. Кыяр исә селтеле тирәлек ясый.

Алар бергә катнашып барлыкка китергән реакция нинди буласын алдан чамалап та булмый. Бу кушылмадан төрле тозлар барлыкка килә, алар организмга, эчке органнарның эшчәнлегенә начар тәэсир итә, өстәмә йөкләмә барлыкка китерә.

Организм бу яшелчәләрне эшкәрткәндә дә төрле ферментлар кирәк. Алар эчтә үзара тәэсирләшеп, корсак күперә, эч авырта.

Кыяр белән помидорда булган витаминнар да үзара ярашмый. Шуңа күрә алар начар үзләштерелә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100