Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен керләрне батареяга элеп киптерергә ярамый?

Шәһәрдә керләрне урамда киптереп булмый. Юкса урам пычрагын кабат юарга туры килүе бар. Авылда да кышын керне батареяга элеп киптерүчеләр бардыр.

news_top_970_100
Ни өчен керләрне батареяга элеп киптерергә ярамый?

Яңгырлы көнне кер киптерү аеруча озак була. Җылыту батареясына керләрен элеп киптерүче хуҗабикәләргә киңәшләр тәкъдим итәбез.

  • Экспертлар болай эшләү һич ярамый, ди.
  • Кыш көне фатирдагы һава коры була дип исәплибез бит. Әйе, үзәктән ягып җылыту үз эшен эшли — бинада һава корылана. Тик гөмбәләр һәм күгәрек тә кышын активлаша икән.
  • Елның салкын вакытында стеналар кипми, дым тарта башлый. Кер киптереп, без дә юеш өстибез. Күгәрек һәм гөмбәләр моңа «сөенә» инде.
  • «Үзәктән ягып җылыту эшли башлагач, күгәрек гөмбәләре активлаша», — дип кисәтә белгеч.
  • Табиблар күзәтүеннән билгеле булганча, астма һәм аллергиядән интегүчеләр һава дымлылыгына аеруча игътибар итәргә тиеш. Күгәрек споралары тәэсирендә, мондый авыруларда бронхларда һәм үпкәләрдә аллергик авыру барлыкка килергә мөмкин. Бу вакытта һава җитмәү, көчле ютәл, хәтта кан белән йөткерү дә булырга мөмкин. Шулай ук иммунитеты көчсез булган кешеләргә дә куркыныч яный.
  • «Кер киптерә торган бүлмә җилләтелә торган булсын», — ди белгеч.
  • Балалар табиблары бүлмәдә дымлылык 50–70 процент булырга тиеш, ди. Шуннан да югары булганда — дымлы һава була, ә бу сәламәтлек өчен бик зыянлы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100