Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен кайбер кешеләрне черки тешли, ә кайбер кешеләрне юк?

Ни өчен кайбер кешеләрне черки тешли, ә кайбер кешеләрне юк?

news_top_970_100
Ни өчен кайбер кешеләрне черки тешли, ә кайбер кешеләрне юк?
Игътибар иткәнегез бардыр - кайбер кешеләрне озынборын күбрәк "ярата". Ни өчен? "Газета.ру" Нидерландының Вагенинген университеты энтомологы Йуп ван Лунга сылтама белән бу сорауга җавап яза.

Йуп ван Лун әфәне фикеренчә, черки өчен ориентир - кеше сулап чыгарган углекислый газ. Кешедән чыккан бу исне ул 50 метрдан сизәргә сәләтле һәм бик тиз арада очып килеп җитә. 

Черки генә булса да, аның башы эшли. Урамда булганда ул тырышып булса да, җилгә каршы оча икән - җил уңаеннан иссә, кешедән чыккан исне тоюы мөмкин түгел бит! Бүлмәдә булганда исә ул кеше тәненең температурасына һәм аннан килгән исләргә ориентлаша. Черки тиредә яшәгән микроплардан чыккан химик исләрдән чыгып эш итә. Ә бу исләрнең нинди булуы әйләнә тирәдән дә, кешенең физиологиясеннән дә тора. Черкинең исә катнаш исләрне түгел, бертөрле исләрне яратуы ачыкланган. 

Тән тиресендә микроплар күп булып, төрле исле катнашмалардан булган кешеләрне черкиләр яратып бетерми икән. Алар өчен ис аз кирәк. Димәк, сезне черки ярата икән, тән тиресендәге микропларыгыз азрак дип сөенә аласыз. Әмма кешенең авыруларына, гадәтләренә карап, микроплар төрлелеге үзгәрә дә ала, шуңа күрә черкиләрнең "мәхәббәте" даими булмаска мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100