Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен баланың фотоларын интернетка куярга ярамый?

Ни өчен баланың фотоларын интернетка куярга ярамый?

news_top_970_100
Ни өчен баланың фотоларын интернетка куярга ярамый?
1 июнь - Балаларны яклау көнендә Роскомнадзор әти-әниләргә мөрәҗәгать итте. Әлеге мөрәҗәгать тексты Роскомнадзорның "Вконтакте" социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсендә чыкты. 

"Бөтен дөньяда балаларны яклау көнен бәйрәм иткәндә, без әти-әниләр турында сөйләшергә булдык. Көн саен социаль челтәрләрдәге тасмаларда алар балаларының меңнәрчә фотосурәтләрен урнаштыра. Үзләренең нәни зур бәхетләре белән уртаклашканда, алар, кызганычка каршы, куркыныч турында искә алмый", ди белгечләр.

Олыгайгач, сезнең балагыз үзенең кечкенә чагындагы фотолары Челтәргә таралганын аңлап алачак. Сез уйлап караганыгыз бармы: балагыз моңа ничек карар? Өстәвенә, челтәр барысын да "истә тота", аннан бер нәрсәне дә бетереп ташлап булмый. Сыйныфташлары аның фотоларын табып, мыскыл итәргә дә мөмкин, дип искәртә Роскомнадзор.

Белгечләр сүзләренчә, иң куркынычы, бу фотолар җинаятьчеләр кулына эләгергә мөмкин. Мәсәлән, соңгы вакытта без ачыклаганча, педофиллар челтәрдән җыеп алынган фотоларны аерым сайтка урнаштыра, дип кисәтә алар.

"Кадерле әти-әниләр! Сезнең балагыз да, сезнең кебек үк конфиденциальлеккә хокуклы - шуны истән чыгармагыз. Ул аны үзе аңлап әйтә алмаса да, балагыз сезнең публикацияләрне хуплый дигән сүз түгел", диелгән бу хәбәрдә.

Роскомнадзор "Вконтакте" челтәрендәге сәхифәсендә шушы фотоны да урнаштырды: 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100