Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен Алсуның кызы "Голос.Дети"ның өстәмә финалында катнашмаган?

Ни өчен Алсуның кызы "Голос.Дети"ның өстәмә финалында катнашмаган?

news_top_970_100
Ни өчен Алсуның кызы "Голос.Дети"ның өстәмә финалында катнашмаган?

Җырчы Алсуның кызы Микелла Абрамова «Голос. Дети» проектының махсус чыгарылышында катнашмаган.  Ул тапшыруда кабат көч сынашырга теләмәгән. Микелла проектның финалында тамашачылар тавыш бирүе буенча беренчелекне алган иде. Социаль челтәрләрдә бу уңайдан «Нәтиҗә дөрес ясалмады, җиңүче гадел билгеләнмәде», - дип тавыш купты. Шуннан соң Беренче канал нәтиҗәләрне кабаттан тикшерергә булды.

Финал нәтиҗәләренең гаделлеген Group-IB компаниясе тикшерде. Аудит вакытында Алсуның кызы Микелла Абрамова өчен автомат рәвештә смслар юллланган, телефоннан шалтыратулар ботлар ярдәмендә башкарылган икәнлеге ачыклана. Җырчы Алсуның гаиләсе бу уңайдан бернинди комментарияләр дә бирмәде.

«Кызганычка, Микелла Абрамова бүгенге кичәдә чыгыш ясамаска булды. Бу аның карары һәм без бу карарны хөрмәт итәбез», - диде алып баручы Дмитрий Нагиев.

Калган финалистлар - Валерий Кузаков, Ержан Максим, Мариам Абделкадер, Рената Таирова, Михаил Григорян, Анастасия Сисаури, Роберт Багратян, Нино Чеснер - барысы да махсус чыгарылышта кабат көч сынашты. Сүз уңаеннан, өстәмә финал проектның остазларыннан башка гына үтте. Алар катнашучыларга видео аша мөрәҗәгать итте.

Оештыручылар бу юлы тамашачылар өчен сюрпиз ясады. Чөнки җиңүчене билгеләү өчен бернинди дә тавыш бирү оештырылмады. Финалда катнашучыларның барысы да «Голос.Дети»ның алтынчы сезонында җиңүче дип билгеләнде. Микелла Абрамова да җиңүчеләр исемлегендә бар иде. Җиңүчеләрнең һәркайсына 1 миллион сум күләмендә приз тапшырылды.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100