Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мобиль телефонны ни өчен чалбар кесәсендә йөртергә ярамый?

Мобиль телефонны ни өчен чалбар кесәсендә йөртергә ярамый?

news_top_970_100
Мобиль телефонны ни өчен чалбар кесәсендә йөртергә ярамый?
Бу сорауга медицина фәннәре докторы Владислав Ившин җавап бирә. Аның җавабы “АиФ” басмасында урын алган.

Соңгы елларда ир-егетләргә дә, хатын-кызларда да гормональ тайпылышлар еш күзәтелә. Ир-атларда җенес системасы авырулары белән көчле техноген бәйлелек бар. Фәнни тәҗрибә дә билгеле. Сперманы алып, ике өлешкә бүлгәннәр һәм термостатка куйганнар. Бер өлеше янына кесә телефоны куйганнар. Күпмедер вакыттан соң сперматозоидларның хәрәкәтчәнлеген тикшергәннәр. Кесә телефоны булган өлештә хәрәкәт тулысынча юкка чыккан, ә калган өлешендә барлык функцияләр дә сакланган. 

Ирләргә киңәш: телефонны чалбар кесәсендә йөртмәгез. Кесә телефоны көчле радиомагнит импульслар тарата. 20 ел элек кесә телефоннары юк иде һәм сперма сыйфаты да яхшырак иде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100