Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минималь хезмәт хакын кайчан арттыралар?

Минималь хезмәт хакын кайчан арттыралар?

news_top_970_100
Минималь хезмәт хакын кайчан арттыралар?
2020 елның 1 гыйнварыннан башлап Россиядә минималь хезмәт хакы 12 130 сум булырга мөмкин. Шул хактагы закон проекты норматив-хокукый актларның федераль порталында чыкты.

Хәзерге вакытта Россия минималь хезмәт хакы (МРОТ) 11 280 сум тәшкил итә.

Былтыр яз көнендә минималь хезмәт хакын яшәү минимумына тигезләгәннәр иде. Яшәү минимумын Хезмәт министрлыгы билгели. Бу турыда "Российская газета" хәбәр итте.

Закон проектына аңлатма язуында әйтелгәнчә, 12 130 сум 2019 елның икенче кварталында Россиядә хезмәткә яраклы кешеләрнең яшәү минимумының 100 процентына тигез.

Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин сүзләренчә, 2021 елның 1 гыйнварыннан кулланучы кәрҗине күләме дә артачак, шуңа күрә минималь хезмәт хакы да арта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100