Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Микродулкынлы мич зыянлымы? Микродулкынлы мичнең зыянын телефон ярдәмендә ачыклап буламы?

Микродулкынлы мич зыянлымы? Микродулкынлы мичнең зыянын телефон ярдәмендә ачыклап буламы?

news_top_970_100
Микродулкынлы мич зыянлымы? Микродулкынлы мичнең зыянын телефон ярдәмендә ачыклап буламы?
Микродулкынлы мичләрнең зыянлы булуыы турында сүз аларны уйлап тапканнан бирле дәвам итә. "АиФ", сертификация үзәге җитәкчесе Олег Драницкийга сылтама белән, моның дөресме-юкмы икәнен язган. 

Кайбер сайтларда микродулкынлы мичләрнең зыянлымы-юкмы икәнен мобиль телефон ярдәме белән тикшереп була дип саныйлар. Имеш, мич эченә телефонны куеп, ишеген ябып шалтыратырга кирәк. Телефон "вне доступа" булса, мич зыянны чыгармый дип язалар. Шалтыратып була икән - димәк, мич зыянлы, имеш.

Драницкий бу тестның дөрес булмавы хакында әйтә. "Микродулкынлы мич эченә куелган бөтен телефоннар да челтәрне тота. Мичнең экраны дулкынланышны йөз процент саклап кала алмый. Ул, беренче чиратта, пешүдән генә саклый", - ди  Драницкий.

ГОСТ буенча, микродулкынлы мичтән чыккан нурланыш мичтән 5 см ераклыкта 50Вт/мдан артмаска тиеш. "Микродулкын нурланышның кешегә зыяны берничек тә исбатланмаган. Дөресен генә әйткәндә, аның зыяны юк икәнлеге күпьеллык тәҗрибәләр белән расланган дип әйтергә була. Микродулкынлы мич 2,45 ГГц ешлыгындагы радиодулкыннар тарата. Мондый дулкынны сезнең фатирыгызда яки күршеләрегездә урнаштырылган теләсә нинди Wi-Fi роутерлар тарата", - ди галим. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100