Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Матурлыкка омтылганда кыяфәтне нәрсә боза? 7 начар киңәш

Матурлыкка омтылганда кыяфәтне нәрсә боза? 7 начар киңәш

news_top_970_100
Матурлыкка омтылганда кыяфәтне нәрсә боза? 7 начар киңәш

Кайсыбер халык чаралары матурлык урынына күңелсез очраклар китереп чыгарырга мөмкин. Бу турыда хатын-кызлар өчен киңәшләр сайтында язылган.

Әгәр тирегә календула — тырнак гөл төнәтмәсен сөртсәң, бетчәләр бетә, дип уйлыйлар. Чынында, бетчә кисәк кенә килеп чыкканда, әлеге төнәтмә ярдәм итәргә мөмкин. Ләкин акне дигән авыру булганда, бит тиресе ныграк бозылачак. Тире кибәчәк, кызарачак һәм каушакланачак. Тәне коры булган кешеләргә спиртлы төнәтмәләр куллану катгый тыела.

Активлашкан күмер белән желатин катнашмасы биттәге кара нокталарны бетерә. Әйе, 1–2 көнгә нокталар бетеп торыр. Ләкин мондый тәрбиядән соң тән тирес ялкынсынырга, корыланырга мөмкин. Битендә бетчәләр булган кешеләргә бу ысул бөтенләй ярамый.

Кремга А һәм Е витаминнарын кушсаң, тире матурлана. Чынлыкта исә бу очракта аллергия булырга мөмкин. Витаминнарны биткә аерым гына сөртеп карарга кирәк. Аллергия чыкмаса гына, бу ысулны кулланып була.

Бадяга (шайтан күбеге үләне) белән водород перекисе катнашмасыннан маска тирене чистарта. Бу очракта биттә таплар артырга, төкләр үсәргә мөмкин.

Аспирин белән лимон катнашмасыннан маска бит тиресен агарта. Әйе, тире бераз агара. Ләкин коры һәм сизгер тиреле кешеләрнең битендә ялкынсыну барлыкка килергә мөмкин.

Күз төбендәге кара тапларны бетерү өчен геморройдан сөртә торган крем куллану. Әйе, мондый кремнар кара тапларны бераз агарта. Кулланганчы, башта аллергиягә тикшереп карагыз. Әлеге ысул җыерчыкларны бетерми.

Күзгә сала торган тамчыларны керфекләрне үстерү өчен куллану. Бу тамчылар керфекләрне бераз үстерергә мөмкин. Ләкин табиб белән киңәшү кирәк. Сезгә бу даруларны кулланырга ярыймы — юкмы — шуны ачыклагыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100