Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машинада кайсы утыргычта утыру хәерле?

Машинада кайсы утыргычта утыру хәерле?

news_top_970_100
Машинада кайсы утыргычта утыру хәерле?
Машина йөртүче һәм аның янындагы алгы утыргычта утырган пассажир өчен куркынычсызлык чаралары күбрәк. Арткы утыргычтагылар өчен бары тик куркынычсызлык каешлары гына бар. Бу турыда "Вести. Медицина" сайты искәртә. 

Күп очракта арткы утыргычта утырган пассажирлар, куркынычсызлык каешларын эләктергән булса да, һәлак булган. Алар күбесенчә күкрәк читлеге органнары имгәнүдән үлә. Авариягә очраган машиналарны өйрәнгәннән соң, тикшерүчеләр шундый нәтиҗә ясаган.

Әлбәттә, бу нәтиҗә арткы утыргычлар бик куркыныч дигәнне аңлатмый. Бары тик машина йөртүче һәм аның янындагы алгы утыргычтагы пассажир өчен иминлек чаралары күбрәк уйланылганын гына раслый.

Тикшерүчеләр бу нәтиҗәләргә конструкторлар да игътибар итәр дип ышана. Гадәттә, арткы утыргычта балалар утыра. Шуңа күрә дә бу урыннарны тагын да иминрәк итәргә кирәк дип исәплиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100