Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машина йөртү таныклыгын кабат алу кыенмы?

Россиядә яңа кагыйдәләр үз көченә керде: имтихан тапшырасы була.

news_top_970_100
Машина йөртү таныклыгын кабат алу кыенмы?
20 октябрьдән башлап Россиядә машина йөртү таныклыгын яңадан алу буенча кагыйдәләр үзгәрде. Бу турыда документ хокукый мәгълүмат интернет порталында чыкты. 

Автомобильче правасын - машина йөртү таныклыгын яңадан ясату өчен барлык штрафларын да түләп бетерергә тиеш. Шуннан соң ул юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тапшыра. Имтиханны тапшыра алган очракта гына, машина йөртү таныклыгын кабат алып булачак. 

Әгәр исерек килеш рульгә утырган өчен мәхрүм иткән булсалар, таныклыкны кабат алу өчен медицина тикшеренүе дә узасы була. Машина йөртү таныклыгын теләсә кайсы ЮХИДИ идарәсендә алып булачак. Моның өчен мәхрүм ителү вакыты тәмамланырга 30 көн кала гариза язарга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100