Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөселманнар өчен җомга көне нәрсә белән әһәмиятле һәм кадерле?

Җомга – мөселманнар өчен мөһим көн. Атнаның башка көннәренә караганда ул әһәмиятлерәк булып санала. Бу көнне мөселманнар мәчеткә җомга намазына җыела. Дога башлар алдыннан вәгазь уку, Аллаһ һәм ислам дине турында сабак бирү мәҗбүри санала. 

news_top_970_100
Мөселманнар өчен җомга көне нәрсә белән әһәмиятле һәм кадерле?

Җомга сүзе гарәпчәдән “җыелу” дигәнне аңлата.  Аңа исламда атнаның башка көннәре белән чагыштырганда үзгә әһәмият бирелә.

Әлеге көн җомга намазы өчен иң камил көн булып санала. Җомга намазы исламда иң мөһим бурычларның берсе. Җомга намазы атнаның башка көннәрендә үтәлә торган йолаларга охшаш. Җомга көнне имам ике өлешле вәгазь – хөтбә укый.

Җомга намазы өчен шартлар

Һәр мөселман мәчеткә җомга намазына килергә тиеш. Ләкин кайбер мөселманнар өчен мәҗбүри түгел. Мәсәлән:

- хатын-кызларга намазны өйдә укырга рөхсәт ителә;

- балигъ булмаган балалар өчен дә җомга намазына мәчеткә килү мәҗбүри түгел;

- сәфәрдәге кешеләр (шәригать буенча бу өеннән 87 чакрымнан ерак киткән кешеләр);

- физик яки рухи авыру кешеләргә дә мәчеткә җомга намазына килмәсә ярый.

Җомга көненең өстенлекләре

Башка көннәргә караганда җомганың өстенлекләре буларак түбәндәгеләрне санарга була:

- Җомга көнне Аллаһ Адәмне бар итә һәм аны җиргә иңдерә;

Адәм җомга көнне вафат була;

Җомга көнне бер хәерле сәгать бар. Бу вакытта укыган догалар кабул була, Аллаһ кешегә теләгәнен бирә.

Кыямәт көне дә җомга көнне булачак;

Җомга көнне мәҗбүри эшләнергә тиешле эшләр

Җомга намазына барудан тыш, тагын берничә гамәл бар. Бу ир-атларга да, хатын-кызларга да һәм балаларга да кагыла.

- Мөселман госелле булырга тиеш;

- Һәр мөселман мәчеткә барыр алдыннан яхшы, пакъ киемен кияргә тиеш;

- Сивак куллану (тешләрне чистарту өчен вак чыбыклардан ясалган щетка);

- Мәчеткә чыгып китәр алдыннан ислемай куллану. Чөнки бу көн башкаларына охшамаган. Тәнне юудан тыш, тулысынча чисталык сакланырга тиеш. Тышкы кыяфәтнең пөхтә булуы зарур, чөнки начар исләр дога укыган вакытта башкаларга комачауларга мөмкин;

- Мәчеткә кадәр араны җәяү узу. Бу гөнаһларны ярлыкау һәм бәрәкәт китерә;

- Мәчеткә алданрак, вәгазь башланганчы килү. Бу көнне мәчет ишекләре янында җомга намазына килгән һәркемнең исемнәрен язып торучы фәрештәләр була дип санала;

- Имамга якынрак утырырга кирәк;

- Хөтбәне аеруча зур игътибар белән тыңлау;

- Җомга көнне Коръәннең 18 сүрәсен (“Мәгарә”) укырга кирәк;

- Җомгага пәнҗешәмбе киченнән үк әзерләнә башлау хәерле. Бу очракта кеше җомгада үзенә күбрәк файда китерә ала.

Җомганың башка көннәрдән аермасы

Мөселманнар өчен җомга – мөнәсәбәтләрне ныгыту көне. Туганнарга бару, туганлык җепләрен, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен яхшы сәбәп. Җомга намазы укып үзеңне тәмуг утыннан саклап була. Җомга көнне вафат булган кеше изге булып санала һәм тәмуг газапларына дучар булмый. Мөселманнар җомга көнне мәчеткә мөмкин кадәр иртәрәк килергә тиеш. Иртәнге дога күңелне чистарта һәм тәртипкә өйрәтә. Гадәттә, җомга көннәрендә вәгазьләр кыска, ә догалар озын була. Намаздан соң мөселман үз өендә дүрт рәкәгатьле намаз укырга тиеш. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100