Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәптә аңламаган дәресләрне ничек кабатлап була?

Мәктәптә аңламаган дәресләрне ничек кабатлап була?

news_top_970_100
Мәктәптә аңламаган дәресләрне ничек кабатлап була?
Кайвакыт, авырып китү яки башка сәбәпләр аркасында, мәктәптә кайбер дәресләр аңлашылмыйча кала. Моңа укытучының белем бирү сыйфаты да тәэсир итәргә мөмкин: кайбер мөгаллимнәр үз фәннәрен аңларлык дәрәҗәдә өйрәтә алмый. Нәтиҗәдә билгеләр төшә, бер аңлашылмаган темага башкалары бәйләнә һәм теге яки бу фәннән дәресләр бөтенләй аңлашылмый башларга мөмкин. 

Калдырган яки аңлашылмаган дәресне алу өчен махсус сайт бар - interurok.ru Ул төрле фәннәрдән видеодәресләр тупланмасы. 

Сезгә кирәкле дәресне табу өчен сайтны ачып, фәнне билгеләргә кирәк. Шуннан соң сыйныфлар исемлеге ачыла - үз сыйныфыгызны билгеләргә кирәк. Төймәгә баскач, дәреслекләр исемлеге ачыла - үзегез укый торган дәреслекне билгеләргә кирәк. Шуннан соң темалар исемлеге ачыла - үзегезгә кирәген сайлап аласыз һәм видеоны карап өйрәнәсез. Видео астында дәреснең тексты да бирелә.

Сайт Россиядә билгеле укытучылар белән эшли, шуңа дәресләр мавыктыргыч формада бирелә. Аңламый калу мөмкин түгел.

Сайттагы дәресләр өчен түләү каралмаган, барысы да бушлай.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100