Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өлкән кешеләргә мошенниклардан саклану өчен нәрсә белү мөһим?

Еш кына гражданнар, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр, артык ышанучан, хәтта кайвакыт беркатлы да була. Төрле сәбәпләр, сылтаулар табып фатирларга керүче намуссыз кешеләр нәкъ шуңа таяна да инде.

news_top_970_100
Өлкән кешеләргә мошенниклардан саклану өчен нәрсә белү мөһим?

Ялганның иң таралган төрләре:

- йортка дәүләт эшчеләре кыяфәтендә керү;

- “ветераннар һәм пенсионерлар өчен” пенсиягә акча өстәү, квартплата түләүләрен кире санау, акча алыштыру сылтавы белән фатирларга керү;

- сыйфат таләпләренә туры килми торган кыйммәтле товарлар сату;

Уяу булыгыз!

- үзегез генә булган вакытта таныш булмаган кешеләрне кабул итмәгез;

- чит кешеләр кулына паспортыгызны бирмәгез;

- банк картагызның ПИН –кодын һәм CVV ын әйтмәгез;

- таныш түгел кешеләр янында акчагызны санамагыз.

Ишеккә кагалар: нәрсә эшләргә?

Сез чакырмаган хезмәт вәкилләре килгән икән – үзләрен шуннан дип таныштырган оешмага шалтыратыгыз.

Таныш түгел кешеләрдән куркыныч янавын сизгәнсез икән – полициягә хәбәр итегез һәм якыннарыгызны кисәтегез.

Сезгә өйдә зур суммага товар сатып алырга тәкъдим итәләр – бу мошенниклар булырга мөмкин. Якыннарыгыз белән киңәшмичә бернәрсә дә сатып алмагыз.

Күренеп тора торган урынга мөһим хезмәтләрнең, банк, күршеләрегезнең һәм туганнарыгызның телефон номерларын элеп куегыз.

8 (800) 100-29-26 – финанс хезмәтләр кулланучының хокукларын бозу мәсьәләләре буенча кайнар линия.

02, 102 – полиция.

Еш кына гражданнар, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр, артык ышанучан, хәтта кайвакыт беркатлы да була. Төрле сәбәпләр, сылтаулар табып фатирларга керүче намуссыз кешеләр нәкъ шуңа таяна да инде. Алар килгәннән соң, күпләр үзләренең соңгы тиеннәрен, җыйган акчаларын сыйфатсыз товарларга һәм хезмәт күрсәтүгә бирә.

Мондый алым белән сатылучы товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр ассортименты киң – косметика, медицина җиһазлары, тузан суырткычлар, БАДлар, су чистарту өчен фильтрлар, савыт-саба, исәп-хисап җайланмаларын алыштыру яки тикшерү һәм башкалар.

Еш кына сатучылар үзләрен дәүләт хакимияте органнары вәкилләре дип таныштыра, ялган таныклыклар куллана, шулай итеп алар пенсионерларны адреслы ярдәм күрсәтү буенча дәүләт программасына кергән дип ышандыра.

Үзеңне һәм якыннарынңны саклау өчен, караклар корбанына әверелмәс өчен Роспотребнадзор берничә кагыйдәне истә тотарга куша:

1. Үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызга һәм документларыгызга сакчыл карашта булыгыз. Чит кешеләр кулына паспортны бирергә ярамый, беркайчан да, беркемгә дә банк картыгызның пин-кодын, CVV ын (картаның икенче ягындагы өч санлы код) әйтмәгез.

2. Әгәр сезгә картагызны блокировкалау яки акчаларны алу турында СМС-хәбәр килгән икән, күрсәтелгән номер буенча шалтыратмагыз! Барлык операцияләр турында белү өчен банк картагызда күрсәтелгән номер буенча шалтыратыгыз, үзегез банкка барыгыз яисә картагызның балансын банкомат, онлайн банк аша тикшерегез.

3. Әгәр сезгә анкета яки сораштыру кәгазе тутырырга бирәләр икән, аның эчтәлеге белән җентекләп танышыгыз. Һәм үзегезнең өлкән яшьтәге туганнарыгызны, яки киресенчә яшь туганнарыгызны кисәтеп куегыз – нәрсәгә дә булса кул куйганчы эчтәлеге белән яхшылап танышсыннар һәм сезнең белән элемтәгә чыксыннар.

4. Фатирларда челтәрле маркетинг белән шөгыльләнүче кешеләрдән продуктларны, вак көнкүреш техникасын сатып алганда сак булыгыз – товарлар таләпләргә туры килмәскә мөмкин, ә аларның бәясе кагыйдә буларак, дистәләрчә тапкырга артык була. “Җирле табиб” тәкъдим иткән, бушка күрсәтелүче косметологик чараларны (массаж, пилинг, чәчләрне тәрбияләү), “искиткеч” сыйфатларга ия булган косметика презентацияләрен саклык белән үтегез. Мондый товарларны һәм хезмәтләре сатучылар, акча җитмәү турында ишетсә, гражданнарны зур суммага кредит килешүе төзергә кыстый башлый. Әлеге килешүләрне документациясе бик катлаулы һәм буталчык, вак шрифт белән бастырылган була. Сатучылар үз дигәнендә нык торучан һәм килешүгә кул куярга ашыктыра.

Документларны яхшылап өйрәнегез, аларның эчтәлеге белән танышмыйча һәм аңламыйча кул куймагыз.

Товар яки хезмәт күрсәтү сатып алганчы әлеге кагыйдәләрне үтәү яхшы булыр.

- әлеге сатып алуның мөһимме, түгелме икәнен уйлагыз;

- күрсәтмәләре белән танышыгыз;

- сатучыда булган барлык документлар белән дә җентекләп танышып чыгыгыз;

- таратучыдан үз эшен күрсәтүен таләп итегез;

- компетентнлы оешма хезмәткәрләре белән киңәшегез;

- якыннарыгыз һәм туганнарыгыз белән сөйләшегез.

Исегездә тотыгыз, кулланучы килешүгә кул куяда ирекле була ала, ә мәҗбүриләү рөхсәт ителми.

Үзегез яки якыннарыгыз намуссыз сатучылар яки хезмәт күрсәтчеләр белән килешүгә кул куяган икән, үз хокукларыгызыны яклап Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итә аласыз.

Иң мөһиме – өлкән яшьтәгеләргә һәм яшь буынга караклыкның төрле алымнары турында сөйләү генә түгел, аларга ярдәм итәргә дә кирәк. Якыннарыгыз мондый хәлдә калган очракта сезгә шатлыратырга кыенсынмасын. Һәрвакыт элемтәдә булыгыз.

Финанс хезмәтләре кулланучыларның хокукларын бозу мәсьәләләре буенча кайнар линия 8 800-100-29-26.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100