Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лимон ашасаң, ябыгасың, диюләре дөресме?

Лимон төшенең ябыктыру сәләтенә ия булуы билгеле. Орлык составындагы файдалы матдәләр ашказаны һәм эчәк эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, метаболизмны тизләтә. Лимон кислотасы составында булган ацетилсалицил кислотасы кан күрсәткечләрен яхшырта, аны сыеграк итә. Ул май клеткалары таркалуына китерә, шул рәвешле гәүдәне төз һәм матур итә.

news_top_970_100
Лимон ашасаң, ябыгасың, диюләре дөресме?

Ябыгу өчен махсус лимон диетасы бар. Әлеге диетада катгый тыюлар юк. Бары тик ашау режимын көйләргә ярдәм итә торган махсус кагыйдәләр генә бар. 

Әлеге диета һәр көнне иртән лимон согы салынган су эчәргә, лимонны һәм аның кабыгын төрле ризыкларга, эчемлекләргә, соусларга салырга куша. Диета вакытында чәй, кәһвә, газлы эчемлекләрдән, камыр ризыкларыннан баш тартырга кирәк. Десертка пудинг, җиләк-җимеш салаты һәм клетчатка күп булган башка җиңелчә баллы ризыклар куллану мөһим. Бу диетаны 14 көн тоту кирәк.

Лимон суын ничек ясарга:

0,5 лимон,
250 мл газсыз минераль су.

Әлеге рецепт лимон суын беренче тапкыр куллануга исәпләнгән. Ярты лимон согын сыгабыз һәм минераль су белән кушабыз. Әлеге эчемлекне ач карынга эчәсе. Аны эчкәннән соң, кислотаны нейтральләштерү өчен, авызны чәй содасы белән чайкарга киңәш ителә.

Алга таба әлеге эчемлекне ике стакан эчәргә кирәк. Һәр стаканга бер лимонны сыгып бетерәбез. Беренче стаканын - ач карынга эчеп бетерергә, калганын көн дәвамында эчәргә кирәк. Бу схема буенча лимон суын алты көн эчү мөһим. Җиденче көнгә өч лимон согын өч литр су һәм бер аш кашыгы бал белән бутыйбыз. Сигезенче көнгә әлеге эчемлекне 6 стакан эчәбез. Аннан көн саен бер стаканга киметеп барабыз. 14нче көн җиденче көнне кабатлый. Шул рәвешле, лимон суын эчүне төгәллибез.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100