Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лейкоз авыруы нинди сыерларны зарарлый?

Сорауга Теләче районы баш ветеринары Ирек Нуруллин җавап бирә:

news_top_970_100
Лейкоз авыруы нинди сыерларны зарарлый?

Лейкоз авыруы ике төрле була. РИД – бу сыер канында вируслар бар дигән сүз, ул авыруны йөртүче булып санала. Гематологик авыру булса, ветеринарлар ул сыерны мәҗбүри иткә тапшырта ала. Ә РИД билгеләре ачыкланса, бар җаваплылык хуҗаның үз өстенә төшә: ул сыерын көтүгә чыгармаска, сөтен кайнатып эчәргә тиеш була”, - ди баш ветеринар.

  • Лейкоз авыруының тышкы билгеләре юк. Сыер бу чир белән 5-6 еллап яшәргә мөмкин. Авыру соңгы чиккә җиткәч кенә, сыерның лимфа бизләре шешә. Андый сыер бер атна дигәндә үлеп китә.

“Лейкоз иң күп сөт бирүче сыерны зарарлый. Чөнки андый сыер бар көчен сөт ясауга бирә һәм иммунитеты какшый. 5-6 литр сөт бирүче сыер, лейкозлы сыерлар арасында еллар буе йөрсә дә, аңа авыру иярмәскә мөмкин”, - дип аңлатты ветеринар.

  • Авыру бер сыердан икенчесенә сулыш юллары һәм селәгәй аша күчми. Аны "арадашчылар" ияртергә мөмкин. Әйтик, җәен көтүдәге авыру сыерны бер бөҗәк тешләп, икенчесенә килеп кунса, ул бу сыерга да акрын таркалучы инфекция йоктыра.

“Әгәр лейкоз чирен кигәвен һәм башка бөҗәкләр тарата икән, көзен сыердан алынган канда лейкоз билгеләре күренмәскә мөмкин. Чөнки ул 6 айдан соң гына беленә”, - диде Ирек Нуруллин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100