Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кышка чәчеп калдыра торган сарымсакны кайчан утыртырга?

Кышка чәчеп калдыра торган сарымсакны кайчан утыртырга?

news_top_970_100
Кышка чәчеп калдыра торган сарымсакны кайчан утыртырга?
Сентябрь азагы - октябрь башы - Россия территориясенең урта полосасында кышка сарымсак утырта торган вакыт. Бу турыда "Челнинские известия" хәбәр итте. 

Бу үсемлек кыраудан, салкын кыштан һәм язгы суыклардан курыкмый. Ләкин аны дөрес итеп утыртсаң гына, яхшы уңыш алып була.

2019 елгы Ай календаре буенча 27, 28, 29 сентябрьдә кышка сарымсак утыртырга ярамый. Сентябрьнең соңгы ял көннәре дә яңа туган ай чорына туры килә. Бу көннәрдә сарымсакны туфракка утыртмау хәерле.

Октябрьдә сарымсак утырту өчен яхшы көннәр күп булачак. 1, 2, 3, 4, 5, 6, 15, 16, 30, 31 октябрьдә утыртырга ярый.

Октябрьдә сарымсак утыртырга ярамый торган көннәр 27, 28, 29 октябрь, ай тулган көн - 14 октябрь. Бу көннәрдә сарымсак утыртмау хәерле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100