Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыш көне кул тиресе корыганда һәм купшаклаганда нишләргә?

Салкын вакытта күп кешенең куллары корый. Яңгыр, кар, үзәккә үтәрлек җил һәм температура төшү аркасында кулларның нәфис тиресе купшаклый, яргалана, кайвакытта куллар ямьсез кызгылт яки зәңгәр төскә керә. Кыш көне кулларны ничек сакларга?

news_top_970_100
Кыш көне кул тиресе корыганда һәм купшаклаганда нишләргә?

Бияләй-перчаткаларны салмагыз

Кулларны салкыннан саклауның иң җиңел ысулы – бияләй яки перчатка кию. Аларны салкыннар башлану белән кияргә кирәк. Берничә пар перчатка алып куегыз. Җиңелрәкләрен көз көне, көчле салкыннар башланганчы, ә калыннарын кыш көне кияргә була. Натураль тукымаларны сайларга тырышыгыз. Сарык йоныннан, йоннан һәм замштан тегелгән бияләй-перчаткалар кулларны бик яхшы җылыта, дип яза www.medicinform.net сайты.

Кышын куллану өчен кул кремы сатып алыгыз?

Җәй көне актив кулланган кремнар көз өчен туры килмәскә мөмкин. Салкын вакытта кулга сөртә торган крем майлы һәм тукландыргыч булырга тиеш. Экспертлар мондый кремнарны урамга чыгарга ярты сәгать кала сөртергә киңәш итә. Шулай иткәндә кул тиресе корымый, тупасланмый.

Шулай ук махсус саклагыч чаралар да була. Алар салкын вакытта озак урамда булганда яки ялан кул эшләргә туры килгәндә ярдәм итә. Куллар өчен саклагыч крем тирене махсус элпә белән каплый һәм күзәнәкләр эчендәге дымны сакларга ярдәм итә.

Кул юа торган сабынны алмаштырыгыз

Күпчелек сабыннарда селтеле компонентлар була һәм алар тирене корыта. Шуңа күрә җиңелрәк, составында майлар һәм туклыклы матдәләр булган сабыннар сайларга кирәк. Сыек сабынның составына да зур игътибар бирергә кирәк.

Кулларны йомшарту өчен ванночкалар ясагыз

Атнага берничә тапкыр җылы ванночка ясарга кирәк. Суны җылытып берничә тамчы тукландыргыч май тамызыгыз һәм шушы сыекчага кулларыгызны тыгып торыгыз. Бу тирене тынычландыра, вак ярыкларны һәм яраларны төзәтә. Шулай ук куллар өчен скраб та кулланырга кирәк. Бу тирене үлгән күзәнәкләрдән арындыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100