Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Куна тактасыннан һәм пычактан тозлы балык исен ничек бетерергә?

"Тун астындагы сельдь" салатын ясаучылар өчен бик актуаль киңәшләр.

news_top_970_100
Куна тактасыннан һәм пычактан тозлы балык исен ничек бетерергә?

Яңа ел табынына хуҗабикәләрнең күпчелеге тун астында сельдь салатын ясый. Әлбәттә, чистартылган балык алып, шуннан тиз генә әмәлләп куярга була. Тик махсус сыеклыкта чиләкләрдә, мичкәләрдә тозланган балыктан ясалган "подшуба"дан да тәмлесе юк инде.

Сельднең бер үзенчәлеге — кунак такталары, пычаклар берничә көн балык исле була, агач такталар исә гомерлеккә балыклы булып кала.

Шулай да савыт-сабадан тозлы балык исен бетерү өчен берничә киңәш бар.

Тозлы балык чистартканда ыргытырга кызганыч булмаган куна тактасы, кәгазь тастымаллар файдалану уңайлы. Ташларга кызганыч булса, пычакларны, такталарны кәгазь тастымал белән яхшылап чистартыгыз. Аннары суда чайкагыз. Чистарып киткән куналарны тоз һәм аш серкәсе белән ышкыгыз.

Коры горчица да балык исен бетерә.

Тозлы балык чистарткан коралларны лимон кисәкләре белән ышкып та чистартып була.

Куналарны, пычакларны чи бәрәңге, чи суган белән ышкып та исен бетереп була. Суган белән чистарткач, балык исе бетә, тик суган исе калырга мөмкин.

Чиста чүпрәккә көнбагыш мае тамызып, шул чүпрәк белән ышкысаң да, балык исе бетә.

Кулдан балык исен бетерү дә шактый мәшакәтьле эш. Шуңа күрә балык чистартканчы резина перчатка киеп куярга онытмагыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100