Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кухняда раковина тыгылса, нишләргә?

Кухняда раковина тыгылса, нишләргә?

news_top_970_100
Кухняда раковина тыгылса, нишләргә?
Торбалар тыгылган вакытта ярдәм итә торган халык киңәшләре шактый. Шуларның берничәсен "Челнинские известия" сайты хәбәр итә.

Торба тыгылса, кер порошогы да ярдәм итәргә мөмкин. Бөке бик нык булмаса, кер порошогы һичшиксез булыша.

Раковина тишегенә кер порошогы салыгыз - чама белән 4-5 аш кашыгы. Шуңа бераз кап-кайнар су агызыгыз да төнгә калдырыгыз, диелә бу хәбәрдә.

Тоз, сода һәм аш серкәсен кушып, торбаларны чистартырга була. Шул эремәне салып җибәргәч, торба бушанып китә. Тик кайчакта боларның барысы да берьюлы кул астында булмый.

Сантехниклар сода, тоз, аш серкәсе ярдәмендә чистарту өчен өч ысул тәкъдим итә. 
  • Сода һәм тоз: торбага ярты чокыр сода, ярты чокыр тоз салырга һәм 10 сәгатькә калдырырга.
  • Сода һәм аш серкәсе: ярты чокыр сода, ярты чокыр аш серкәсе салып, торбаны бөке белән капларга һәм 2 сәгатькә калдырып торырга.
  • Сода һәм кайнар су: бер стакан содага өч стакан кайнар су салырга һәм торбага салырга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100