Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кухняда куллана торган губкалар нәрсәсе белән куркыныч?

Губкаларны тикшергәндә, аларда 350дән артык төр бактерия ачыкланган.

news_top_970_100
Кухняда куллана торган губкалар нәрсәсе белән куркыныч?

Кухняда куллана торган губкаларда 362 төрле бактерия булырга мөмкин. Алар куркыныч авырулар чыгарырга мөмкин. Бу хакта Роспотребнадзор белгечләре кисәтә, дип хәбәр итә ТАСС.

Тикшерелгән губкаларның 77 процентында көчле эчәк инфекцияләренә китереп чыгара алырдай колиформа бактерияләре, ә 18 процентында стафилококклы бактерияләр булуы ачыкланган. Өйрәнелгән губкаларның 86 процентында чүпрә һәм күгәрек булган.

Әлеге губка аша табак-савытына, шул губка белән өстәлне яисә газ плитәсен сөртсәң, аларга да бу бактерияләр күчә, шул рәвешле кулларга да.

"Кухня губкалар унитаз утырычына караганда 200 мең тапкыр пычрак булырга мөмкин", – диделәр күзәтчелек ведомствосында.

Шуңа бәйле рәвештә, Роспотребнадзор экспертлары гап – гади гигиена чаралары турында искә төшерде. Бактерияләр булмасын өчен төрле азык-төлек өчен төрле такталар кулланырга киңәш ителә: иткә аерым, җиләк-җимешкә аерым, сырга аерым һ.б. Суыткычны даими җыештырырга һәм савыт-саба юу өчен губкаларны атнага бер тапкыр алыштырырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100