Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кроссовки киюнең сәламәтлеккә зыяны бармы?

Табиблар йөгерү өчен аяк киеме сайлау алдыннан ортопед белән киңәшләшергә тәкъдим итә.

news_top_970_100
Кроссовки киюнең сәламәтлеккә зыяны бармы?
Дөрес сайланмаган спорт аяк киеме физик күнегүләр ясаганда дискомфорт китерергә мөмкин. Шулай ук аяк сызлаулары, имгәнүләр һәм төрле авырулар чыга ала. Бу турыда табиб-ортопед Кристина Роу-Бауэр сөйләгән, дип яза РИА Новости.

Кроссовкаларны уңышсыз сайлау нәтиҗәсендә көзән җыерулар, фасциит авыруы булырга мөмкин, шулай ук уңайсыз кроссовки кию аркасында тырнак та төшә ала.

Шуңа бәйле рәвештә, табиблар йөгерү өчен аяк киеме сайлау алдыннан ортопед белән киңәшләшергә тәкъдим итә. «Күнегүләр вакытында нинди дә булса авырту килеп чыкса, аны табибка әйтергә кирәк», - ди табиб.

Роу-Бауэр сүзләренчә, кроссовки сайлаганда аяк табанының үзенчәлеген, йөгерү стилен һәм авырлыкны исәпкә алырга кирәк.

Кроссовкины көн азагында - аяклар бераз гына шешенеп киткәч, сатып алырга кирәк. Моннан тыш, аларның очлары киң булырга тиеш, ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100