Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Критик ситуациядә гомерегезне саклап калырга мөмкинлек бирә торган иң гади киңәшләр

Критик ситуациядә гомерегезне саклап калырга мөмкинлек бирә торган иң гади киңәшләр

news_top_970_100
Критик ситуациядә гомерегезне саклап калырга мөмкинлек бирә торган иң гади киңәшләр
Тормышта нинди очраклар буласын белеп булмый. Әмма фаҗигале очракларны анализлаганнан соң, гади генә кагыйдәләрне белгән очракта кешеләрнең исән калу ихтималы булганлыгы ачыклана.

1. Тимер юлга егылып төшсәгез, шунда ук платформага менәргә дип ташланмагыз - якынлашып килүче поезд бәреп китәргә мөмкин. Платформа астында куышлык бар, шунда керергә кирәк. 

2. Ярканат, енот, йомран, әрлән, төлке тешләсә, шунда ук хастаханәгә йөгерегез. Котыру авыруы булса, сезне бернинди дару да коткара алмаячак.

3. Юл аркылы чыкканда сезгә якынлашып килгән машинаның алгы пыяласында кояш чагыла икән, йөртүче сезне күрми дигән сүз. 

4. Кафе, ресторанда тончыгасыз икән, кешедән качып бәдрәфкә кереп бикләнмәгез. Анда сезгә беркем дә ярдәм итә алмаячак, тончыгып үлгән кешеләрнең күпчелеген бәдрәфтән табалар.

5. Көймәдә капланасыз икән, суга чумып, көймәдән чыгыгыз. Көймәне кире әйләндерергә тырышып, хәлегез бетәргә мөмкин.

6. Салкын суга егылсагыз, җәбәләнмәгез, сулышны тигезләргә тырышыгыз һәм аннары йөзеп чыгыгыз. Чәбәләнсәгез, бату ихтималы арта.

7. Кабан дуңгызы һөҗүм итә һәм менәргә агач юк икән, йөгереп качарга тырышырга кирәкми. Кабан килеп җиткәнче диярлек көтеп торырга һәм соңгы мизгелдә читкә сикерергә кирәк. Кабан тиз генә борыла алмый - ул инерция буенча йөгереп китә һәм бүтән һөҗүм итмәскә дә мөмкин. Әгәр инде ул борыла һәм һөҗүм итә икән, шуны ук эшләргә.

8. Бинага кергәндә, икенче чыгу юлын карагыз. Әгәр гадәттән тыш хәл булса, барысы да кергән ишеккә йөгерәчәк. Ә икенче чыгу юлы иркен булачак.

9. Составында хлор һәм аммиак булган чистарту чараларын бер үк бинада бер үк вакытта кулланмагыз. Бу ике матдә кушылып, хлорамин чыгара, ә ул үтерергә мөмкин.

10. Сезгә урамда һөҗүм итәләр икән, бөтен кешегә "коткарыгыз" дип кычкыруга караганда конкрет кешегә мөрәҗәгать итү нәтиҗәлерәк (мәсәлән, "кызыл курткалы абый, полициягә шалтырат"). 

11. Сезгә пистолет төбәгәннәр икән, ул кешенең күзенә карагыз. Бу аңа психологик басым ясарга мөмкинлек бирә. Аркасы белән борылган кешегә ату психологик яктан җиңелрәк.

12. Походка барганда сыбызгы һәм көзге алыгыз. Адашкан очракта бу ике әйбер сигнал бирү чарасына әйләнә - көзге белән кояш нурын тотарга, сыбызгы белән сызгыртырга була. 

13. "Өчлек кагыйдәсе"н истә тотыгыз. Кеше өч минут һавасыз, өч көн сусыз, өч атна ризыксыз яши ала. Шулай ук 3 ай өметсез яшәп була дигән вариант та бар. Кышын исә 3 сәгать җилле урында торырга була. Адашкан очракта моны исәпкә алырга кирәк.

14. Суны пластик савыт һәм гадәти күмер белән чистартырга була. 

15. Баскычтан төшкәндә кулларны кесәдә тотмагыз. 

16. Адашкан очракта иң мөһиме - киемнең коры булуы. 

17. Самолетның койрык өлеше иң куркынычсыз җир санала.

18. Кая да булсаа йөрергә чыкканда, ял итәргә барганда бер кешегә булса да бу хакта хәбәр итегез.

19. Караңгы вакытта машинадан чыгып өегезгә барганда автомобиль ачкычын кулыгызда тотыгыз. Һөҗүм итсәләр, аның белән сакланырга (кадарга) яки кире йөгереп тиз генә машинага утырырга була. 

20. Диңгездә йөзгәндә су эчкә агызып алып кереп китсә, ярга таба йөзмәгез. Башта ярга параллель рәвештә йөзәргә, аннары агым азайгач кына ярга юнәлергә кирәк.

21. Кухняда янгын башланса, аш содасы белән сүндерергә була. 

22. Чит кешеләр кунакта булганнан соң (мәсәлән, яшьләр җыелганнан соң) йозакларны һәм тәрәзәләрне тикшерергә кирәк. Фатир басучылар каракланыр алдыннан гадәттә кунак рәвешендә "разведка" ясый һәм икенче визит ясар өчен әзерлек ясый.

23. Адашкан очракта кар ашамагыз. Ул организмны суыта.

24. Юл читеннән барган чакта артыгыздан машина килә һәм сез читкәрәк чыгасыз икән, машина үтеп китүгә кире үз урыныгызга кайтмагыз. Арттан икенче машина килүе бар - беренче машина тавышы белән сез анысын ишетмәгән булуыгыз бар.

25. Машина елгага төшә икән, шунда ук чыгарга тырышырга ярамый - су басымы ишекне ачарга мөмкинлек бирмәячәк, хәлегез генә бетәчәк. Машина эченә яртылаш су тулганын көтәргә һәм аннары ишекне ачарга кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100