Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Корсакта май җыелуның нинди куркынычы бар?

Корсакта май җыелуның нинди куркынычы бар?

news_top_970_100
Корсакта май җыелуның нинди куркынычы бар?
Британиянең Суррей университеты галимнәре, организмда майлар җыелу йөрәк-кан тамыры авырулары һәм икенче типтагы шикәр чире китереп чыгара дигән нәтиҗәгә килгән. Бу хакта Medicalxpress сайтына сылтама белән "Российская газета" яза. 

Корсакта җыелган майлар эчке органнарны камап ала. Һәм бу сәламәтлек өчен куркыныч. Вакыт узу белән бавырда, йөрәктә, ашказаны асты бизендә һәм мускулларда майлар барлыкка килергә мөмкин. 

Эчке майларның артык күп булуы матдәләр алмашына да начар йогынты ясый. Шул сәбәпле йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм икенче типтагы шикәр чире барлыкка килү куркынычы арта. 

"Йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм шикәр чире киң таралу симерү һәм корсакта майлар җыелу белән бәйле", - дип белдерә профессор Брюс Гриффин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100