Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Колбаса һәм сосискалар балалар өчен ни өчен куркыныч?

Чамадан тыш кулланган очракта, колбаса һәм сосискалар балада бөер белән бәйле проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Мәскәүнең Сәламәтлек саклау департаменты баш штаттан тыш балалар диетологы Татьяна Брежнева гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә шул хакта хәбәр итте.

news_top_970_100
Колбаса һәм сосискалар балалар өчен ни өчен куркыныч?
Табиб билгеләп үткәнчә, кайбер ата-аналар балаларның рационына ит ризыкларын бик еш кертә. Колбаса һәм сосискаларны чамадан тыш куллану организмда аксымның кирәгеннән артык ясалуына китерә. Бу исә, үз чиратында, бөер эшчәнлеген бозарга, аллергия реакцияләре китереп чыгарырга һәм нерв киеренкелеге артуга сәбәпче булырга мөмкин.

Татьяна Брежнева сүзләренчә, ашаган вакытта балага су яки башка төрле эчемлекләр бирмәскә кирәк, чөнки бу аппетитны киметә һәм ашкайнату процессын акрынайта. Үсемлек майларына килгәндә, алар мәктәп яшендәге балаларга бик кирәк. Аның ризыгына яки салатка дүртешәр чәй кашыгы май (зәйтүн, көнбагыш яки кукуруз мае) өстәү дә җитә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100