Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Колак сызласа, нишләргә?

Колак сызласа, нишләргә?

news_top_970_100
Колак сызласа, нишләргә?

Яз көнне күпләр тиз генә башлыгын салып атып, яланбаш йөрергә ашыга. Шул чакта колак сызлыйсын көт тә тор! Ел фасылы алмашкан вакытта, колакларны аеруча сакларга кирәк. Җил, салкын һава, су керү зур зыян китерергә мөмкин. Колак сызлый башлап, табибка барганчы ничек түзеп торырга соң? Шул хакта берничә киңәш тәкъдим итәбез.

Гомумән, колак авырта башлауга ук табибка барырга кирәк. Чөнки ул хроник авыртуга әверелергә мөмкин. Табибка барганчы, авыртуны җиңеләйтү өчен, колакка коры компресс куярга: марля һәм мамыктан 2–3 см калынлыктагы япма ясап, колакны капларга. Өстеннән шарф яки шапка кияргә.

Колак атса, ягъни пульсацияле авырту булса, ашыгыч рәвештә табибка күренергә кирәк. Бу вакытта колакта кан яки үлек җыелган булуы ихтимал. Бәлки колак эчендәге элпәгә зыян килгәндер — моны белгеч кенә ачыклый һәм ярдәм итә ала.

Колак шешеп чыкса, тышкы отит булуы ихтимал. Бу очракта вирус яки бактерия, яки гөмбәчекләр зыян китергәндер. Зыян сәбәбен белми торып, дәвалап булмый. Ашыгыч рәвештә табибка барыгыз. Антисептиклар белән юдыртып алырга мөмкин, тик бик сак булыгыз.

Кайбер очракта, аллергия булса да колак шешәргә мөмкин. Бу очракта аллергиягә каршы препаратлар эчәсе була.

Чәйнәгән вакытта колак авыртса, бит нервыларына салкын тигән булуы бар. Борын сеңгергәндә колакка тәэсир итсә, борынны дөрес чистартмау сәбәп булырга мөмкин. Чөнки борын, авыз, колак куышлыклары барысы бергә тоташкан. Борында булган зарарлы бактерияләр колаккка күчеп, шунда ялкынсыну китереп чыгарган булуы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100