Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кофе эчегез: галимнәр диабет һәм симерүгә каршы гади генә көрәш чарасын ачыклаган

Кофе эчегез: галимнәр диабет һәм симерүгә каршы гади генә көрәш чарасын ачыклаган

news_top_970_100
Кофе эчегез: галимнәр диабет һәм симерүгә каршы гади генә көрәш чарасын ачыклаган
Галимнәр диабет һәм симерүгә каршы көрәш чарасын ачыклаган дип яза "Российская газета". Бөекбританиянең Ноттингем университеты галимнәре тикшерүләренә караганда, кофе организмның симерүгә һәм диабетка каршы көрәшен активлаштыра. 

Бу эчемлек "көрән май" дип аталган тукымага уңай тәэсир итә. Гадәти май артык калорияләр нәтиҗәсе булса, көрән май калорияләрне яндырып, организмны җылыта. Мәсәлән, малкын тигән вакытта температураның күтәрелүе өчен дә бу тукыма җаваплы. Ул шул рәвешчә вирусларга каршы көрәшә. Аның активлыгы көчәюе кандагы шикәр күләмен тәртипкә салуны, артык калорияләрне яндыруны активлаштыра, дигән профессор Майкл Симондс. 

Галимнәр әйтүенчә, кофе эчеп кую гадәте булган кешеләрдә бу тукыма актив эшчәнлектә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100