Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кияү эзләп кайда барасы: ир-атлар хатын-кызларга караганда күбрәк булган регионнар - видео

Чукот автономияле округында ир-атлар – 50,11, хатын-кызлар – 49,89 процент яши.

news_top_970_100
Кияү эзләп кайда барасы: ир-атлар хатын-кызларга караганда күбрәк булган регионнар - видео

Россиянең хатын-кызларга караганда ир-атлар күбрәк яшәгән бердәнбер төбәге Чукот автономияле округы булып чыкты. Бу хакта «Российская газета» Росстатка сылтама белән яза.

Биредә ир-атлар – 50,11, хатын-кызлар – 49,89 процент.

Ир-атлар һәм хатын-кызларның саны бары тик дүрт төбәктә генә тигез диярлек. Әйтик, Ямал-Ненец автономияле округында һәм Камчатка краенда ирләр – 49,57, Чечен Республикасында – 49,06, Ханты-Манси автономияле округы – Юграда 49 процентны тәшкил итә.

Калган төбәкләрдә исә ир-атлар һәм хатын-кызларның санында аерма шактый зур. Түбән Новгород өлкәсендә ир-атлар – 44,88, Санкт-Петербургта – 44,86, Тула өлкәсендә – 44,83, Ингушетия Республикасында – 44,74, Иваново өлкәсендә – 44,59, Ярославль өлкәсендә – 44,65 процент.

Росстат башлыгының киңәшчесе Павел Смелов ачыклык керткәнчә, Россиядә малайлар кызларга караганда күбрәк туа, әмма акрынлап бу аерма кими бара.

Илдә барлык яшь төркемнәрен дә исәпкә алсак, 1000 ир-атка уртача 1156 хатын-кыз туры килә, дип искәртә басма. Тагын да төгәлрәк саннар 2020 елгы Бөтенроссия халык исәбен алу вакытында билгеле булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100