Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кишерне кышка ничек сакларга?

Кишерне кышка ничек сакларга?

news_top_970_100
Кишерне кышка ничек сакларга?
Кишерне кышка саклау өчен киңәшләрне лайфхаклар язылган сайтта табып була. 

Кишерне базда сакларга була. Башта сабакларын кисеп атыгыз, туфрагын коегыз һәм урамда киптерегез. Аннары базга төшереп куегыз.

Кишерне тартмаларга салып саклап була.
Агач яки пластик тартмага 2 см чамасы елга комы, ылыслы агачтан пычкы чүбе, суган кабыгы яки мүк салыгыз. Алар барысы да коры булырга тиеш. Шуның өстенә бер рәт итеп кишер тезегез. Алар бер-берсенә тиеп тормасын. Кишер өстенә тагын ком, пычкы чүбе яки башка нәрсә тутырыгыз. Шулай итеп кишерне катлап салып чыгыгыз. Өстән калын итеп тагын ком яки башка әйбер тутырыгыз.

Кишерне пакетларга тутырып саклап була. Пластик пакетларга тутыргыз да, башын яхшылап бәйләп куегыз. Артык һаваны кысып чыгарыгыз, яңа һава кермәслек булсын. Вакуумлы пакетлар ышанычлырак булыр. Андый пакет булмаса, гадәти пакет эченнән һаваны тузансуырткыч белән суыртып алыгыз.

Кайчакта ике ысулны берләштереп тә була. Кишерне пакетка салып, арасына пычкы чүбе тутырып, ныклап бәйләп куярга була.

Кишерне фатирда да саклап була. Суыткычка тутырып куйсаң, кишер айлар буена саклана. Кишерне яхшылап юыгыз, сөлгегә салып киптерегез. Кишерләрнең баш-башларын кисеп, киселгән урын бераз кипкәнче тотып торыгыз. Кишерне полиэтилен пакетка тутырыгыз да, һавасын чыгарып, яхшылап бәйләп куегыз. Мондый кишерне суыткычның яшелчәләр саклый торган бүлегендә тотыгыз.

Кишерне туңдыргычта да саклап була. Яхшылап юып, угычтан уыгыз яки саламлап, боҗралап турагыз да пакетларга салып, туңдыргычка куегыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100