Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киләсе елга коммуналь хуҗалык бәяләре ничек артачак?

 Россия икътисади үсеш министры Максим Орешкин торак-коммуналь түләүләрне арттыру турында сөйләгән.

news_top_970_100
Киләсе елга коммуналь хуҗалык бәяләре ничек артачак?
2019 елда торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифларны ике этапта арттырырга җыеналар. Бу хакта журналистларга Россия икътисади үсеш министры Максим Орешкин сөйләгән. Бу турыда ТАСС яза. 

«Без ике этапта 4 процент чамасы индексация булыр дип фаразлыйбыз», – дигән ведомство җитәкчесе.

Киләсе елда өстәмә бәягә салым (НДС) 18дән 20 процентка кадәр артачак. Шуны йомшарту өчен, Икътисади үсеш министрлыгы коммуналь ресурсларга тарифларны 1 гыйнвардан өлешләп кенә индексацияләргә  тәкъдим итә.

Шулай итеп, торак-коммуналь хуҗалык тарифларын гыйнвардан 1,7 процентка һәм июльдән тагын 2,4 процентка артттырырга җыеналар.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100