Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киләсе елга ана капиталы ничә сум була?

Киләсе елга ана капиталы ничә сум була?

news_top_970_100
Киләсе елга ана капиталы ничә сум була?
2020 елда ана капиталы 3,8 процентка индексацияләнәк һәм 466,6 мең сум булачак. Бу турыда Россия Вице-премьеры Татьяна Голикова сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Пенсия фонды бюджетында ана капиталы программасын гомуми финанслау өчен акча каралган. “2020 елның 1 гыйнварыннан индексацияләү өчен 325 миллиард сумга якын бүлеп бирелә”, - дигән Голикова.

Сертификатларның күләме дә, өлешчә сарыф ителгән сертификатлар буенча калган акчалар да индексацияләнәчәк.

Ана капиталы ел саен арттырылачак һәм 2021 елга аның күләме 489 мең сумга җитәчәк. Индексация күләме Россия икътисадына бәйле булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100