Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киләсе елдан минималь хезмәт хакы күпме була?

Минималь хезмәт хакы төрле төбәкләрдә төрле суммага артачак. 

news_top_970_100
Киләсе елдан минималь хезмәт хакы күпме була?
Россия Хөкүмәте 2019 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта федераль закон проектына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Яңа ел башыннан минималь хезмәт хакы күләме аена 11 мең 280 сумны тәшкил итәргә тиеш. Әлеге сумма 2018 елның икенче кварталы өчен хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумына тигезләшә. Нәтиҗәдә, минималь хезмәт хакы 1,048 процентка артачак. Район коэффициент һәм процент өстәмәләрен исәпкә алганда, минималь хезмәт хакы төрле регионнарда төрле суммага артачак. Илнең үзәк һәм көньяк төбәкләрендә ул 117 сумга, ә Чукотка автоном округында 351 сумга үсәчәк.
  • Моңа кадәр минималь хезмәт хакы агымдагы елның 1 маеннан арткан иде. Хәзерге вакытта ул 11 мең 163 сумга тигез.
  • ***

    Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

    Комментарийлар (0)
    Калган символлар:
    news_right_column_1_240_400
    news_right_column_2_240_400
    news_right_column_3_240_400
    news_bot_970_100