Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киләсе елдан башлап дүртенче этажга кадәр фатирларда яшәүчеләр нәрсә өчен артыграк түләргә тиеш була?

Киләсе елдан башлап дүртенче этажга кадәр фатирларда яшәүчеләр нәрсә өчен артыграк түләргә тиеш була?

news_top_970_100
Киләсе елдан башлап дүртенче этажга кадәр фатирларда яшәүчеләр нәрсә өчен артыграк түләргә тиеш була?
2020 елдан башлап Россиядә фатирларда җылылык өчен түләү тәртибе үзгәрә. Яңа нормативлар буенча, җылылык өчен түләү этажларга карап исәпләнәчәк. Бу турыда "Парламентская газета"га сылтама белән РБК язды.

Беренчедән дүртенче катларга кадәр урнашкан фатирларда яшәүчеләр җылылык өчен артыграк түләячәк, диелә бу хәбәрдә.

Дәүләт Думасының Энергетика буенча комитеты әгъзасы, депутат Борис Гладких әлеге нормативны инде 2016 елда ук кертергә җыенганнарын әйткән. Ләкин Төзелеш министрлыгы бу срокны 2020 елга кадәр күчереп торуны килештерә алган.

"Ул вакытта без Хөкүмәт Рәисенә мөрәҗәгать итеп, нормативны кертүне булдырмаска, бу мәсьәләне субъектларга хәл итәргә күчерергә яки аларны кертү срогын кичектерергә сорадык", - дигән депутат.

"Ситуацияне тулысынча үзгәртү өчен яңа формат кертергә кирәк. Болай эшләү Федерация субъектларына яңа хисапны кертү максатка ярашлымы икәнен үзләренчә хәл итәргә мөмкинлек бирер иде", дип саный депутат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100