Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кибеттәге мандаринны ничек сайларга?

Мандариннарның ГОСТ таләпләренә туры килү-килмәвен белгечләр дә тикшерә.

news_top_970_100
Кибеттәге мандаринны ничек сайларга?

Роскачество оешмасы кибеттән мандарин сатып алганда истә тотар өчен киңәш бирде. Һәр мандарин бөтен һәм чиста булырга тиеш. Кабыгы бераз кырылган булырга мөмкин, бу җимешнең сыйфатына тәэсир итми.

«Мандариннарда авыл хуҗалыгы корткычлары зыян салган эзләр, авырулар, механик зыян килүләр, бәрелгән, киселгән урыннар булмаска тиеш», — диелгән ведомство хәбәрендә.

Мандарин кабыгында күгәрек күренсә, йомшак һәм яньчелгән урыннар булса, бу җимешне алмаска киңәш ителә. Чөнки ул инде чери башлаган дигән сүз.

Яңа ел алдыннан кибет киштәләрендәге мандариннарның ГОСТ таләпләренә туры килү-килмәвен белгечләр дә тикшерә.

Мандарин файдалы җимеш. Ул кәефне күтәрә, бәйрәм хисе тудыра. Мандариндагы, А провитамины күзләрнең арыганлыгын бетерергә ярдәм итә. В витамины матдәләр алмашын яхшырта, йокыны көйли. К витамины һәм глюкозоидлар кан тамырлары стенасын ныгыта, йөрәккә яхшы йогынты ясый. Фитонцидлар авыру тудыручы бактерияләрне үтерә, иммунитетны ныгыта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100