Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хезмәт ветераны исемен алу өчен күпме стаж кирәк?

Хезмәт ветераны исемен алу өчен күпме стаж кирәк?

news_top_970_100
Хезмәт ветераны исемен алу өчен күпме стаж кирәк?
Хезмәт ветераны исеме өстенлекләр һәм льготалар бирә. Ләкин бу исемгә кемнәрнең лаек икәне һәм моның өчен нинди документлар кирәклеге тулысынча аңлашылып бетми. "Хезмәт ветераны" исемен алу өчен нинди шартлар үтәлергә тиешлеген "АиФ" басмасы аңлата.

"Хезмәт ветераны" исеменә кемнәр дәгъва итә ала?

"Ветераннар турында" Федераль закон нигезендә хезмәт ветераны исемен алырга хокуклы гражданнар:

СССР яки Россия Федерациясе орден һәм медальләре белән бүләкләнүчеләр;

СССР яки Россиянең мактаулы исемнәренә лаек булучылар;

Россия президенты грамоталары һәм президент рәхмәт хатларына ия булучылар;

Хезмәттәге казанышлары өчен ведомстволарның мактау билгесенә ия булучылар (мактау билгеләрен конкрет ведомстволар билгели);

Бөек Ватан сугышы чорында балигъ булмыйча эшли башлаганнар. 

Күпме стаж кирәк?

"Ветераннар турындагы" федераль законы нигезендә бу гражданның категориясенә бәйле. Ведомстволарның мактау билгесе белән бүләкләнгән ир-атлар өчен 25, ә хатын-кызлар өчен 20 ел. Аларның 15 елын дәгъва итүче тиешле тармакта эшләгән булырга тиеш. Ягъни, кеше Сәламәтлек саклау министрлыгының мактау билгесен алган, тик бу өлкәдә 15 елдан азрак эшләгән икән, ул хезмәт ветераны исеменә дәгъва итә алмый.

Бу шарт мактау билгеләрен 2016 елның 30 июненнән соң алучыларга гына кагыла. Бу вакытка кадәр мактау билгесен алучылар өчен хезмәт ветераны исемен алу хокукы саклана.

Бөек Ватан сугышы чорында балигълык яшендә җитмичә эшли башлаган ирләр өчен минималь эш стажы 40, ә хатын-кызлар өчен 35 ел булырга тиеш.

Нинди документлар кирәк?

Бу исемне бирү турындагы карарны социаль яклау оешмасы кабул итә. Гариза һәм тиешле документлар белән шунда мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кирәкле документлар: гариза, Россия гражданины паспорты һәм аның күчерелмәсе, 3×4 см зурлыктагы фотография, бүләкләр турындагы документ, Пенсия фондыннан тиешле стаж турында белешмә.

Хезмәт ветераннарына нинди льготалар каралган?

Хезмәт ветераннары өчен льготалар һәр субъектта аерым билгеләнә. Һәр төбәк өчен билгеләнгән льготаларны социаль яклау оешмасында яки аның рәсми сайтында белергә мөмкин. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100