Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатын-кыз үзеннән күпкә яшьрәк егет белән очрашып йөрү начармы?

Үзеңнән яшьрәк егет белән аралашу, яратышу — гадәти хәлме?

news_top_970_100
Хатын-кыз үзеннән күпкә яшьрәк егет белән очрашып йөрү начармы?

«Миңа 25 яшь. Мин 18 яшьлек егет белән очрашып йөрим. Мондый мөнәсәбәтләр нормальме? Аның белән дөрес итеп аралашу нинди булырга тиеш? Безгә икәү бергә рәхәт. Тик мин аның яшь булуыннан куркам», дип язган бер кыз «Психология» журналы сайтына. Белгеч җавабы каршы сораудан башлана.

Сезгә бер-берегез белән рәхәт. Шулай булгач — бу мөнәсәбәтләрнең кайсы урыны начар булырга тиеш соң, дип каршы сорау куйган психолог. Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрдә манипуляция, эксплуатация, кимсетү, физик һәм психик көчләү генә начар була ала, ди ул.

Теләсә кайсы кеше белән мөнәсәбәтләр хөрмәт, игътибарлылык, кимчелекләрне кабул итү, авыр вакытта ярдәм итәргә әзер булу нигезендә корыла. Бу — универсаль кагыйдәләр. Әгәр сезнең арада җитди каршылыклар туса, алар яшь аермасына бәйле булмас, мөгаен. Хәзергә бер-берегезне тыңлагыз, өйрәнегез, бер-берегездән өйрәнегез.

Сезнең пар өчен кыенлык бер очракта гына килеп чыгарга мөмкин: сез кияүгә чыгып бала табарга тели башларсыз. Дус кызларыгыз, әти-әниегез бәби табарга киңәш итәр. Ә яшь егетегез әлегә ир һәм әти роленә туры килеп бетмәс. Әлбәттә, иртә никахлар була, мондый гаиләләрдә балалар да туа. Ләкин гаиләгә кору турында хәзер үк планнар төзесәгез, сезгә олырак яшьтәге пар эзләргә кирәктер, мөгаен.

Ә хәзергә бары белән рәхәтләнегез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100