Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатын-кыз мәхәббәте ничә елдан сүрелә?

Хатын-кыз мәхәббәте ничә елдан сүрелә?

news_top_970_100
Хатын-кыз мәхәббәте ничә елдан сүрелә?
Бельгия тикшеренүчеләре хатын-кызларның мәхәббәте ничә ел дәвам итүен исәпләргә тырышып караган. Алар фикеренчә, егет белән кыз мөнәсәбәте башлангач та, биш ел дәвамында кызлар егетләренә карата мәхәббәт һәм ярату хисләрен тоя, бәхетле була икән. Бу турыда "Московский комсомолец" сайты хәбәр итте. 

Никахлашып, биш ел дәвамында хатыннарның 80 проценты мәхәббәт хисен югалта. Хатыннарның күбесе бу югалтуда ирләрен гаепли. Алар ир-атлар игътибарын киметә дип саный. Моңа ачу хисе торган саен арта бара һәм хатыннар партнерын алмаштыру турында уйлана башлый. 

Сораштыруда катнашкан хатыннарның 20 проценты гына биш елдан соң ире белән гомеренең азагына кадәр яшәү хыялына тугры кала, хисләре үзгәрмәвен әйтә.

Әлбәттә, бу тикшеренү әллә ни нигезле нәтиҗәләр бирә алмый. Шулай да, психологлар ир-атларга сөйгән ярларына игътибарлырак булырга киңәш итә.

Галимнәрнең икенче бер төркеме исә ир белән хатынның берсе депрессиядә булу мөнәсәбәтләрне ныгыта дигән нәтиҗә ясаган. Әлбәттә, баштан ук хисләр йомшак кына булса, депрессия мөнәсәбәтләрне боза. Ә менә мәхәббәт көчле булганда, ир яки хатынның депрессиясе мөнәсәбәтләрне ныгыта, бер-береңә карата игътибарлырак итә, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100