Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кешене надан итә торган 4 продукт

Кешене надан итә торган 4 продукт

news_top_970_100
Кешене надан итә торган 4 продукт
Кайбер продуктлар кешене наданрак итә ала икән. Алар аркасында баш мие "ара" һәм начаррак эшли башлый. "Надан" продуктларның исемлеген "Домашний очаг" сайты тәкъдим итә. 

1. Үсемлек майларында кыздырып әзерләнгән ризыклар. 2017 елда узган тикшеренүләр нәтиҗәсендә май кислотасы омега-6 югары булган майларны (көнбагыш, рапс мае) куллану белән Альцгеймер авыруы арасында турыдан-туры элемтә барлыгы ачыкланган. Кыздыру өчен терлек майларын кулланыгыз, дип яза сайт.

2. Тунец - составында рекордлы күләмдә терекөмеш булган балык. Ул кешенең организмында тупланып бара, ул баш мие өчен зыянлы. Көньяк Флорида (АКШ) галимнәре фикеренчә, терекөмеш күп булган очракта, баш миенең функциясе биш процентка түбәнрәк була.

3. Фритюрда әзерләнгән ризык. Беренчедән, инде әйтеп кителгәнчә, үсемлек майлары кулланыла. Икенчедән, майлы ризыктан баш миендә ялкынсыну процесслары башлана. Акыллы буласыгыз килсә, кыздырмагыз!

4. Баллы эчемлекләр. Баллы газировка, соклар һәм хәтта шикәрле чәй эчү баш миенең энергиясе артуга һәм ми активлыгына китерә. Әмма кыска гына арага! Моның күңелсез дәвамы да бар - ялкынсыну процесслары ихтималы арта. Ә бу процесслар баш миенең эшчәнлеге кимүгә китерә. Шуңа күрә газировка эчмәгез.

5. Пальма мае. Иң зыянлы ризык конкурсында транс-майлар Гран-при алыр иде. Аннан баш мие генә зыян күрә дип әйтеп булмый. Бу майлардан бөтен организм зыян күрә, шулай ук Альцгеймер чире белән авыру ихтималы арта. Трансмайлар - ясалма май, аларны халык телендә "пальма мае" дип тә йөртәләр. Терлек һәм үсемлек майларыннан аермалы буларак, алар химик ысул белән эшкәртү юлы белән булдырылган майлар.

6. Алкогольнең баш миенә зыянсыз күләме юк. Бер бокал кызыл шәраб та зыян китерә. Алкоголь зур күләмдә булганда, баш миенең структурасы бозыла. Күбрәк эчкән саен кеше наданрак була бара.

7. Фаст-фуд. Май, тоз, углеводлар, шикәр - тиз әзерләнә торган ризыкта баш миенә зыянлы бөтен компонентлар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100