Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кемнәр мәҗбүри пенсия иминиятенә һәм мәҗбүри медицина иминиятенә кертемнәр түләми?

Кайсы очракларда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче яки башка төрле профессиональ эшчәнлек алып баручылар мәҗбүри пенсия иминиятенә һәм мәҗбүри медицина иминиятенә кертемнәр түләми?

news_top_970_100
Кемнәр мәҗбүри пенсия иминиятенә һәм мәҗбүри медицина иминиятенә кертемнәр түләми?

Җавап: Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче яки башка төрле профессиональ эшчәнлек алып баручылар мәҗбүри пенсия иминиятенә һәм мәҗбүри медицина иминиятенә кертемнәрне 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән 400-ФЗ номерлы “Иминият пенсияләре турында” Федераль канунның 12 нче маддәсенең 1 нче өлеше 3,6-8 пунктларында күрсәтелгән вакыт аралыклары өчен түләми. Шулай ук адвокат статусы туктатылып торган арада, шул вакыт аралыгында эшчәнлеге тукталып торганда - бу очракта салым түләүче урындагы салым органына иминият кертемнәреннән азат ителү турында гариза һәм раслаучы документлар китерергә тиеш.

Түбәндәге вакыт аралыкларында мәҗбүри пенсия иминияте һәм мәҗбүри медицина иминияте кертемнәрен түләмәскә хокук бирелә:

- хәрби хезмәт узган вакытта;

- гаиләдә яшь ярымга кадәр яшьтәге бала яки балалар булганда, ата-аналарның берсе бу төр түләүләрдән азат ителә, ләкин бу вакыт гомуми алганда алты елдан да артык дәвам итә алмый;

- хезмәткә яраклы затның I төркем инвалидны, инвалид баланы яки 80 яшькә җиткән карт кешене карап тору вакытында;

- контракт буенча хәрби хезмәттә булган хәрбиләрнең ире яки хатыны, тормыш иптәше белән ул хезмәт итә торган җиргә килеп яшәгәндә, шул торган урында эш булмау сәбәпле эшкә урнаша алмаса, иминият кертемнәрен түләми, әмма бу вакыт аралыгы гомуми алганда биш елдан да артмаска тиеш.

- Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган исемлеккә караган, Россия Федерациясенең дипломатик вәкиллекләренә һәм консуллык учреждениеләренә, Россия Федерациясенең халыкара оешмаларда даими вәкиллекләренә, Россия Федерациясенең чит илләрдә сәүдә вәкиллекләренә, башкарма хакимиятнең федераль органнары вәкиллекләренә, башкарма хакимиятнең федераль органнары каршында дәүләт органнарына яки бу органнарның чит илдәге вәкилләре буларак, шулай ук чит илдәге Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре вәкиллекләренә (СССР дәүләт органнары һәм дәүләт учреждениеләре) һәм халыкара оешмаларга җибәрелгән хезмәткәрләрнең хатыны яки ире чит илдә торган вакытта иминият кертемнәре түләми, ләкин бу вакыт аралыгы биш елдан да артмаска тиеш.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100