Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кечкенә балалар белән Мәскәүгә сәяхәт итәр өчен нәрсәне белү кирәк? Айсылу Лерон киңәшләре

Телевидение алып баручысы Айсылу Лерон гаиләсе белән Мәскәү күреп кайткан. Кечкенә балалар белән Мәскәүгә сәяхәт нинди була? Бу мөмкин эшме? Нәрсәне белү мөһим? Айсылу инстаграмында бу хакта киңәшләр бирә.

news_top_970_100
Кечкенә балалар белән Мәскәүгә сәяхәт итәр өчен нәрсәне белү кирәк? Айсылу Лерон киңәшләре
Айсылуның инстаграмында Мәскәү фотоларын күргән кешеләр аңа күп сораулар бирә икән. Айсылу шуларны җыеп, җаваплар әзерләгән:

"1. Яңа елны монда каршыларга ирем тәкъдим итте. Ике катлы поездның икенче катындагы купега (балаларга кызык булсын дип) билетларны 20 көн алдан ук алып куйдык. 30 декабрь кич утырдык, 31е иртән килеп тә җиттек.

2. "Измайлово" комплексының "Дельта"**** кунакханәсендә тукталдык. Аңа алдан бронь ясадык. 4 тәүлеге 13000 тирәсе чыкты (бу бәягә ашау керми). Бөтен уңайлыклар да бар, отель супер! Метро бик якын.
.
3. Төрле урыннарда ашадык: бәяләр бер тирә, Казан белән чагыштырганда, югары. Бер кешегә бер тапкыр утырып ашау, ким дигәндә, 600-800 сумга төшә. Менә шуннан уйлагыз инде.
.
4. Бу 4 көн эчендә кайларга барасыбызны Казанда ук уйлап куйган идек инде:
- Кызыл Мәйдан һәм шунда оештырылган Яңа ел ярминкәсе.
- Москвариум (океанариум) - билет бәяләре көненә карап, төрлечә (якынча бер кешегә 600-800 сум), сайтларында бөтен мәгълүмат та бар. Күпбалалы гаиләләргә ташлама каралган.
- Зоопарк - билет бәясе 500 сум, 17 яшькәчә балаларга бушка. Льготалы категорияләр бар, безгә, мәсәлән, керү бушлай булды (күпбалалы әни таныклыгы һәм паспортлар кирәк).
- кафе Андерсон - балалар мәйданчыгы булган зур гаилә кафесы.
- яхта Эрвинрека - Мәскәү елгасы буйлап йөрү. Керү түләүле, балаларга 600 сум, зурларга 800 (ашау өчен аерым түлисең).
.
5. Җәяү күп йөрергә әзер торыгыз. Сәйдә кайвакыт барган җиреннән дә йоклап китеп, әтисенең җилкәсендә йөргәләде. Такси белән йөрү кыйммәт. Ләкин безнең очракта тагы да авыррак: безгә ике машина чакыртырга кирәк (һәм берничә тапкыр шулай эшләдек тә), чөнки бишебезне дә утыртмыйлар.
.
6. Мәскәү кыш көне дә бик матур. Барыр урыннар күп, ләкин акчасыз йөри торган түгел. Шуңа күрә барыр алдыннан барлык чыгымнарыгызны планлаштырыгыз һәм шуны өчкә тапкырлагыз.
.
7. Мәскәү безгә бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте! Фото һәм видеоларны кат-кат карыйбыз һәм хәзер яңа планнар корабыз.
.
Бу мәгълүмат сезгә файдалы булыр дип ышанып калам! Тагын сорауларыгыз булса, языгыз", - дигән Айсылу Лерон.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100