Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда йортларга җылылыкны кайчан бирәләр?

Казан мэриясе ягып җылыту сезоны башлану көнен атады.

news_top_970_100
Казанда йортларга җылылыкны кайчан бирәләр?

Казанда ягып җылыту сезоны 1 октябрьдә башлана. Бу хакта Татарстан башкаласы Башкарма комитетында имзаланган карарга сылтама белән, мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Район хакимиятләре, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре һәм җылылык белән тәэмин итү оешмалары ике атна эчендә үзәктән җылыту режимнарын көйләү эшләрен төгәлләргә тиеш. Торак йортларга җылы билгеләнгән тәртиптә биреләчәк.

Беренче чиратта, сәламәтлек саклау объектлары, мәктәпләр һәм балалар бакчаларына җылы бирәчәкләр.

  • Хәзерге вакытта 174 мәктәп, 312 балалар бакчасы һәм 31 сәламәтлек саклау объектына җылы бирелгән, дип хәбәр итә "Татар-информ".
***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100