Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда кемнәргә тәҗрибәсез килеш эш табу җиңелрәк?

Казанда кемнәргә тәҗрибәсез килеш эш табу җиңелрәк?

news_top_970_100
Казанда кемнәргә тәҗрибәсез килеш эш табу җиңелрәк?
Работа.ру массакүләм персонал һәм төп хезмәткәрләр эзләү буенча иң алдынгы сервис. Ул 2019 елның октябрь башында Казанда эш бирүчеләренең массакүләм һөнәрләр сегментында кемне ешрак эзләвен һәм эш эзләүчеләрдән нинди тәҗрибә көтүләрен ачыклаган.

Шәһәрдә иң күп ихтыяҗ эшче, машина йөртүче, сакчы һәм башка белгечлекләргә булган. Стажы булмаган эш эзләүчеләр өчен 89 процент вакансия ачык. Һәм һәр унынчы эш бирүче кандидатлардан 1-2 еллык эш тәҗрибәсе таләп итә. Казанда эш бирүчеләрнең йөк ташучыларга һәм җыештыручыларга да таләпләре зур түгел. Җыештыручылар өчен 85 процент вакансиядә тәҗрибә таләп ителми. Ә йөк ташучы вазифасына эш эзләүчеләр өчен 83 процент вакансия тәҗрибә таләп итми.

Ә менә Казанда яхшы эшкә урнашырга теләгән пешекчеләргә бай хезмәт тәҗрибәсе кирәк. Нибары 6 процент вакансия генә стажсыз кешеләр өчен туры килә. 80 процент вакансиядә пешекчеләр өчен 1-2 ел, ә 14 процентында өч елдан артыграк эш тәҗрибәсе таләп ителә.

Машина йөртүчеләр өчен вакансияләрнең өчтән берендә тәҗрибә таләп ителми. Шәһәрдә бу һөнәрдә тәҗрибәсе булганнарны өстенрәк күрәләр. Шоферлар өчен һәр дүртенче вакансиядә 1-2 ел, ә 40 процент чамасында – өч елдан артык стаж таләп ителә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100