Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда соңгы кыңгырау бәйрәме ни сәбәпле булмый һәм чыгарылыш сыйныфларны нинди сюрприз көтә?

Казанда соңгы кыңгырау бәйрәме ни сәбәпле булмый һәм чыгарылыш сыйныфларны нинди сюрприз көтә?

news_top_970_100
Казанда соңгы кыңгырау бәйрәме ни сәбәпле булмый һәм чыгарылыш сыйныфларны нинди сюрприз көтә?
Казанда шәһәркүләм Соңгы кыңгырау бәйрәме булмый. Мондый карар чыгарылыш сыйныф укучыларының имтиханнары күп булуы сәбәпле кабул ителгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов сөйләгән. 

«Уку елы тәмамланырга берничә көн калып бара. Кече яшьтәге мәктәп укучылары каникул җиткәнне көткәндә, безнең чыгарылыш сыйныф укучылары иң дулкынландыргыч бәйрәмгә әзерләнә. Шәһәрдәге чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау 23 һәм 25 майда мәктәп линейкаларында яңгыраячак. Имтихан марафоны ахырында чыгарылыш сыйныф укучыларын мэриядән күңелле сюрприз көтә - 26 июньгә зур шәһәр чыгарылыш кичәсе планлаштырылган», - дигән ул.

Илсур Метшин әлеге идеяне хуплаган һәм карар Казан мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары һәм укытучылары белән бергә кабул ителүен әйткән.

«Дөрес тәкъдим. Без педагоглар коллективы, мәктәп директорлары, балаларның үзләре белән киңәшләштек һәм чыгарылыш кичәсен күчердек. Мәктәпләрдә, һичшиксез, бәйрәм линейкалары узачак, ә без зур матур бәйрәмне имтиханнар үткәргәннән соң оештырырга тырышачакбыз», - дигән шәһәр башлыгы.

Казан мэриясе чыгарылыш укучылары өчен әзерләгән сюрпризда республиканың иҗат коллективлары катнашында концерт, Россия эстрадасы йолдызлары чыгышы каралган дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

«Әлегә бу хакта сөйләргә иртә, тулы мәгълүмат соңрак булачак. Хәзер берничә мәйданчык карала, йолдызлар чакырылган булырга мөмкин. Башта без бу эшне ахырынача җиткерәчәкбез, ә аннары бу хакта рәсми рәвештә хәбәр итәрбез», — дигән Һидиятов. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100