Казанда балаларга иң еш һәм иң сирәк кушылган исемнәр

4 июнь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: pixabay.com
Узган атнада Казанда 227 малай һәм 206 кыз бала туган.
Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе (ЗАГС) матбугат хезмәте узган атнадагы күрсәткечләрне чыгарады.

Казанда бала тапкан иң яшь анага 17 яшь, иң өлкәненә 45 яшь. Иң яшь әтигә 21 яшь, иң өлкәненә 52 яшь. 

Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Риана, Эмиль, Давид, Ранель, София, Мәхмуд, Рамилә, Әминә, Мәликә, Әмир, Даниил.

Сирәк кушылган исемнәр: Дилан, Телли, Җафар, Серафима, Теона, Мелисса, Хәят, Шамил, Амилина, Вера, Гомәр, Айзат, Алисә.

Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 76 пар никахын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә – 18 һәм 17 яшь, иң өлкәннәренә – 71 һәм 67 яшь.

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла