Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы төр коммуналь хезмәтләргә түләүдән баш тартырга була?

Кайсы төр коммуналь хезмәтләргә түләүдән баш тартырга була?

news_top_970_100
Кайсы төр коммуналь хезмәтләргә түләүдән баш тартырга була?

Сезнең шәхси фатирыгыз бар икән, анда яшәсәгез дә, яшәмәсәгез дә аның өчен түләргә тиешсез. Бу хакта “Российская газета”га ЖКХ тармагында җәмәгать контроле милли үзәге башкарма директоры Светлана Разворотнева сөйләде.

Нәрсәдән баш тартып булмый?

“Йорт ихтяҗы өчен гомуми коммуналь ресурслар һәм җылылык өчен түләүдән баш тартып булмый. Чөнки хуҗаларның күпчелеген яшәмәгән очракта да йорт җылытылырга тиеш”, - диде Светлана Разворотнева. Әгәр ярты елдган артык счетчик күрсәткечләрен тапшырмагансыз икән, сезгә түләүләрне норматив, ягъни югары коэффициент буенча исәпләячәкләр. Һәм моннан да баш тартып булмый.

Нинди хезмәтләр өчен түләмәскә була?

“Мәсәлән суга. Моның өчен башка адрес буенча яшәвегезне хәбәр итеп, түләү билгели торган оешмага гариза язарга кирәк. Шул очракта сездән су өчен түләү алынмаячак”, - дип киңәш итә Разворотнева. Димәк, фатирдагы электр энергиясе, су өчен түләмәскә мөмкин. Ләкин счетчиклар куярга кирәк. Яки аларны бу йортта урнаштырып булмавын раслау зарур. Хәзер моны документаль рәвештә дәлилләргә кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100