Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы төбәктә яман шеш белән күбрәк авырыйлар?

Кайсы төбәктә яман шеш белән күбрәк авырыйлар?

news_top_970_100
Кайсы төбәктә яман шеш белән күбрәк авырыйлар?
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы илдә яман шеш белән авыручылар саны зур булган төбәкләрне ачыклаган. Бу турыда министрлыкта RT каналына сөйләгәннәр.

2018 елда яман шеш иң күп таралган төбәк дип Курск өлкәсе табылган. Биредә 100 мең кешенең 3331,1е яман шеш белән авырый.

Икенче урында - Мордовия Республикасы, биредә 100 мең кешенең 3292,1е яман шеш белән авырый. 

Бу күрсәткеч зур булган төбәкләр арасында Краснодар (3235,2), Калуга (3231,4) һәм Псков (3110,5) өлкәләре бар. 

Тулысынча Россиядә бу күрсәткеч 100 мең кешегә 2562,1 кеше туры килә.

Әлеге хәбәрдә бу күрсәткечнең соңгы ун елда 40 процентка артуы әйтелгән. Россия Сәламәтлек министрлыгы әлеге күрсәткеч артуны яман шеш белән авыручылар саны арту белән дә, дөрес диагноз кую саны арту белән дә бәйләп аңлаталар. Яман шеш белән авыручыларның гомер озынлыгы арту да әлеге күрсәткечнең зураюына китерә, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100