Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы үсемлек майлары ябыктыра?

Кайсы үсемлек майлары ябыктыра?

news_top_970_100
Кайсы үсемлек майлары ябыктыра?
Үсемлек майлары белән баетылган ризыклар корсак тирәсендә май үсүгә киртә була ала икән. Британиянең диетологлар ассоциациясе белгечләре шундый нәтиҗәгә килгән, дип яза "Известия".

Корсак кушылыгында май катламнары бавыр, эчәклек тирәсендә туплана. Нәтиҗәдә икенче типтагы диабет, йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм башка чирләр килеп чыгарга мөмкин.

Кеше корсагы эчендәге май катламнары рационда хайван майлары күп булган ризыклар аркасында барлыкка килә. Алар сыер ите, сыр, сөт ризыкларында күп. 

Ә үсемлек майлары белән баетылган ризыклар ашасагыз, корсак куышлыгындагы май катламнары кими икән.

Корсактагы майлар бетсен дисәгез, кокос, пальма майлары ашауны да киметергә кирәк. Алар хәзер төрле ризыклар, полуфабрикатлар составына күпләп кушыла.

Андый майларны көнбагыш, зәйтүн, рапс мае белән алмаштырырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100