Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы очракта хезмәткәрне чираттагы ялга җибәрмәскә мөмкиннәр?

Эш бирүченең рәттән ике ел дәвамында еллык ял бирмәскә хакы юк.

news_top_970_100
Кайсы очракта хезмәткәрне чираттагы ялга җибәрмәскә мөмкиннәр?

Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте эш бирүченең хезмәткәрне чираттагы ялга җибәрмәскә хакы булган очраклар турында искәртте. Бу хакта «Российская газета» яза.

Әгәр хезмәткәрнең агымдагы елда ялга китүе оешма-эш бирүченең нормаль эшчәнлегенә тискәре йогынты ясаса, аның ризалыгы белән чираттагы ял киләсе елга күчерелергә мөмкин. Бу очракта чираттагы ял эш елы тәмамланганнан соң 12 айдан да соңга калмыйча файдаланылырга тиеш.

Моннан тыш, эш бирүченең хезмәткәрне ялдан чакыртып алырга да хакы бар. Бу очракта исә ялның файдаланылмаган өлеше хезмәткәргә агымдагы ел дәвамында аның өчен уңайлы вакытта тәкъдим ителергә яки киләсе ел ялына кушылырга тиеш. «Ялдан чакыртып алу шартлары законда күрсәтелмәгән, эш бирүче аларны мөстәкыйль рәвештә билгеләү хокукына ия», - дип искәрттеләр Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә.

Шул ук вакытта, эш бирүченең рәттән ике ел дәвамында еллык ял бирмәскә, шулай ук балигъ булмаган хезмәткәрләр һәм хезмәт шартлары зыянлы яки куркыныч булган производстволарда эшләүчеләрне чираттагы ялга җибәрмәскә хакы юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100