Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы агач йорт җиткерү өчен яхшы?

Халык арасында "Йорт салуның ние бар - мүклисе дә чутлыйсы" - дигән мәкаль яшәсә дә, аның авырлыгын төзеп караган кешеләр яхшы аңлый. Каралты-кура җиткерүгә алай җиңел карарга ярамый. Һәр кешенең җылы, матур, иркен йортта яшисе килә. Ләкин бөтен нечкәлекләрен белеп эшләсәң генә, йортның нигезе нык була. Җәй көне аеруча, төзелеш эшләре тынып тормый. Кемдер йорт сала, ә кайберәүләр ремонт ясарга керешә. Шуның өчен "Туры элемтә"гә балта остасы Алмаз Әхмәтханов килде, ул бер сәгать дәвамында укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

news_top_970_100
Кайсы агач йорт җиткерү өчен яхшы?
- Төзелеш базарында сайлап алу мөмкинлеге бик зур. Кайсы агач йорт җиткерерлек бүрәнәгә яхшы? 

- Бик актуаль сорау, чөнки йорт салырга теләүчеләр һәрвакыт әлеге проблема белән очраша. Хәзерге заманда нинди генә агач материаллары юк. Йорт салу өчен яхшы агач эзләп, урманга барырга кирәкми. Шулай да нинди агачны сайларга соң? Нарат агачлары хәзерге көндә йорт салу өчен иң чыдам, нык материал булып тора. Безнең якта әлеге агачка өстенлек бирәләр, чөнки бәясе дә үтемле. Нарат һаваны һәм артык дымлылыкны чыгара ала, шуңа күрә андый йортларда һәрчак яхшы микроклимат саклана. Җиңел эшкәртелә, әлеге агачтан бик күп әйберләр ясарга мөмкин. Җитешсез яклары хакында әйтсәк, ул сумаланы күп чыгара.

Эрбет агачлары да яхшы, ләкин алар безнең якта үсми. Алар бик кыйммәт, аларны заказ белән генә кайтарырга мөмкин. Әлеге агач нык, аны металл белән дә чагыштыручылар бар. Ул җылылыкны саклый. Эрбет агачының бүрәнәсе, борысы, тактасы ярылмый. Агач артык дымлылыкка бирешми, димәк аңа төрле гөмбә авырулары, күгәрек һәм корткыч бөҗәкләр куркыныч түгел. Табиблар әйтүенчә, әлеге агачта файдалы эфир майлары бар. Эрбет агачыннан салынган йорт төрле дәвалау үзлекләренә ия, кеше сәламәтлегенә уңай йогынты ясый.

Тагын карагай агачы бар, тик ул бик каты агач һәм аның белән эшләргә авыр. Әлеге агач күбрәк дизайнерлар, проектлаучылар, төзүчеләр, экспертлар арасында зур кызыксыну уята. Агач олыгайгач, аңа хәтта кадак та кагып булмый.

Чыршы агачын сайлаучылар да бар, ләкин ул ярылуга тиз бирешә. Чыршының ботаклары күп һәм ул шуңа күрә ярыла. Ләкин чыршыдан салынган йортларда җылылык яхшырак саклана, шуңа да карамастан артык эсседә алар кызмый. Әйтик, карагай, имән, эрбет агачларыннан йортлар төзегәндә калынрак стеналар эшләргә туры килә, чөнки аларда җылылык изоляциясе түбән. Чыршы агачы нарат кебек үк тыгыз булмау сәбәпле, бу материалның 1 кубометры уртача 1 центнерга кимрәк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100