Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайнатма яман шештән саклыймы?

Кайнатма яман шештән саклыймы?

news_top_970_100
Кайнатма яман шештән саклыймы?
Бөек Британиянең Азык-төлек тикшеренүләре институты профессоры Вик Моррис кайнатма, джем, желе составындагы пектин матдәсенең файдалы булуын исбатлаган. Бу турыда киңәшләр сайтында хәбәр ителә.

Пектин яман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлый икән. Алма, слива, абрикос, кара карлыган - пектинга иң бай җимешләр. Пектинның яман шеш күзәнәкләренә йогынты ясый торган үзлеге галектин дип аталган аксымга бәйле.

Ләкин кайнатканда җиләк-җимештәге С витамины җимерелә. Ә В1, В2, РР һәм Е витаминнары кала һәм кайнатмага файдалы үзлекләр өсти.

Кура җиләге кайнатмасы кан тамырларын ныгыта, салкын тигәндә ярдәм итә. Кура җиләге - табигый аспирин ул, анда кальций, тимер, калий күп.

Кара карлыганны шикәр комы белән болгатып кую хәерле. Анда С витамины, калий, тимер күп. 

Бакча җиләге кайнатмасы яшәртә. Шулай да аны банкалап ашарга кирәкми. Мондый кайнатмада антиоксидантлар, микро һәм макроэлементлар күп. Аны шикәр белән уып, я 5 минут кайнатып кына әзерләргә кирәк. 

Груша кайнатмасы кан составын яхшырта. Бөерләр авыртканда файдалы.

Абрикос джемы акканлылык - анемиядән файдалы. Мондый кайнатма гемоглобин күләмен арттыра, йөрәк эшчәнлеген яхшырта.

Шикәр авыру белән интегүчеләргә, матдәләр алмашы бозылган кешеләргә, ашказаны җәрәхәтеннән интегүчеләргә кайнатма ашарга ярамый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100